Ватан Геройлары көне уңаеннан Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик сәгать узды. Чараның максаты – балаларның туган як тарихына, ватандашлары язмышларына һәм батырлыкларына карата кызыксынуларын арттыру.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасының кунагы булды. Ведомство башлыгы онлайн режимда республика халкы сорауларына җавап бирде.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 5 декабрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 34 белгеч катнашында тренинглар узды.
«Свияга» АХП ҖЧҖ 1 040 хезмәткәр алдындагы гомуми 19 865,815 мең сумлык бурычын түләде.
Бу минутларда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында #ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры бара.
Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгече Галия Петрова «Әкияти сандыктан» дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырды. Чарада 15 кеше катнашты.
Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көнендә, 9 декабрьдә, Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мин – ришвәтчелеккә каршы» дигән рәсем конкурсына йомгак ясадылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез» дигән танып-белү чарасы уздырылды. Чарада тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Инвалидлар декадасына йомгак итеп, Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы инвалид балалар арасында джакколо буенча турнир үткәрелде. Спорт чарасының максаты физик культура һәм спортны пропагандалау иде.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова кичә «Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау чарасы буларак скандинавия йөреше» дигән дәрес үткәрде.