9 нчы декабрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторлары С. Г. Сергиенко һәм И. В. Окушко Яңа ел алды мастер-классы үткәрделәр. Иҗади чарада инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Мастер-класста катнашучылар кәгазьдән киләсе ел символы һәм матур аппликация ясадылар. Бәйрәм атмосферасын тудыруда балалар үзләре дә катнашты, алар шигырьләр сөйләделәр, Яңа ел җырлары җырладылар.
Чара нәниләргә дә, өлкәннәргә дә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.