ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2020 ел
җомга

«Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда LADA Largus базасында «Социаль такси» LADA KUB моделендәге автотранспорт чаралары сатып алынды. Әлеге автотранспорт авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү максатларында кулланыла.

«Янәшәдә булу бәхете» республика программасын тормышка ашыру кысаларында 15 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Светлана Ежова «Ләкләк көтәбез» клубында «Йөкле хатын-кызның «ана-бала» системасына мөнәсәбәте» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты аңлы аналыкны формалаштыру иде, анда социаль хезмәт алучы йөкле хатын-кызлар катнашты.

Социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хаҗарова реабилитантларны зур буыннарның хәрәкәт итү функциясен, бармакларның активлыгын һәм тактик сизгерлекне торгызу өчен кулланыла торган тренажер белән таныштырды.

Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә балаларны өйрәтү һәм көнкүреш күнекмәләрен үстерү өчен социаль-көнкүреш адаптациясе бүлмәсе булдырылган. Биредә алынган күнекмәләр инвалид балаларга олы тормышта үзләрен ышанычлырак һәм мөстәкыйль хис итәргә ярдәм итәчәк.

15 декабрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Караучы» («Сиделка») хезмәте күрсәтү буенча пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Караучылар хезмәтен булдыру өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында тормышка ашырыла торган төп юнәлешләрнең берсе булып тора.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнарны тарихи хәтер һәм Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә хөрмәт кебек рухи-әхлакый категорияләр белән таныштырырга ярдәм итүче чаралар уздырдылар. «Хәтер шәме» социаль проектын тормышка ашыру аеруча әһәмиятле булды.

Кичә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр үз куллары белән гадәти булмаган Яңа ел букетлары ясадылар.

17 нче декабрь көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Элекон заводы» АҖ катнашында эш бирүче көне узды. Эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: инженер-технолог, ПЭУ станоклары операторы, киң профильле станокчы, МСР слесаре, пластмасса эшләнмәләр пресслаучы, токарь һ. б.

16 нчы декабрь көнне Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «2021 нче елга инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау» дигән темага эш бирүчеләр белән киңәшмә булып узды.

11 декабрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы «Энергосервис» ҖЧҖне РФ КоАП 19.7 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар кылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International