«Янәшәдә булу бәхете» республика программасын тормышка ашыру кысаларында 15 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Светлана Ежова «Ләкләк көтәбез» клубында «Йөкле хатын-кызның «ана-бала» системасына мөнәсәбәте» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты аңлы аналыкны формалаштыру иде, анда социаль хезмәт алучы йөкле хатын-кызлар катнашты.
Дәрес барышында психолог «Мин һәм булачак балам» дигән рәсем тестын үткәрде, ул йөкле хатын-кызларның борчылу дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирде. Клуб утырышы «Руководство для беременных» документаль фильмын карау һәм йөклелек һәм бала табуга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышу белән дәвам итте.
«Кызыклы-файдалы» йомгаклау өлешендә күп кенә әниләр фильм ошавын таныды, алар аны үзләре өчен файдалы дип тапты. Бала көтү чоры әниләр өчен мөмкин кадәр җиңелрәк узсын өчен, утырыш ахырында психолог барлык катнашучыларга «Йөкле хатын-кызның туклануы» дигән белешмәлек таратты.