«Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда LADA Largus базасында «Социаль такси» LADA KUB моделендәге автотранспорт чаралары сатып алынды. Автомобильдә 5 пассажир урыны, шул исәптән кресло-коляскадагы кеше өчен бер урын бар. Машинаның махсус версиясе аппарель белән җиһазландырылган, бу пассажирга автомобильгә коляска белән бергә керергә мөмкинлек бирә.
Әлеге автотранспорт авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү максатларында кулланыла. Машиналарның эше «Шатл» моделе буенча оештырылган: автомобиль медучреждениегә өлкән яшьтәге кешеләрнең беренче партиясен китерә, алар медицина тикшерүләре узган вакытта икенче партиягә китә, ә икенче партияне китергәч, беренче партияне кайтарып куя һәм өченче партиягә китә.
2020 елның 11 декабренә Татарстан Республикасында медицина оешмаларына 42,6 мең кеше китерелгән.