Эш бирүче көне нәтиҗәләре буенча 14 казанлы эшкә юллама алды

2020 елның 18 декабре, җомга

17 нче декабрь көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Элекон заводы» АҖ катнашында эш бирүче көне узды. Эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: инженер-технолог, ПЭУ станоклары операторы, киң профильле станокчы, МСР слесаре, пластмасса эшләнмәләр пресслаучы, токарь һ. б.

Моннан тыш, эш белән тәэмин итү үзәге стендларында Казанның Яңа Савин районындагы төрле предприятиеләрдән 1 544 вакансия тәкъдим ителгән иде.

Эш бирүче көнендә 93 кеше катнашты, шул исәптән 79 хатын-кыз. Алар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча белгечләр консультацияләре алдылар.

Әңгәмә барышында эш бирүче вәкиле чарада катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырды, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 14 эшсез граждан эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International