«Дусым» ҖЧҖ 128 хезмәткәр алдындагы гомуми 2 266,452 мең сумлык бурычын түләде.
«Демография» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыруда катнаша. Проект белән, шул исәптән, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру каралган.
Узган елдан башлап Татарстанда пенсия алды яшендәге кешеләрне һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырыла. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 18 декабрьдә Биектау районының Усад амбулаториясе базасында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Булачак әнинең психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дигән тренинг дәресе үткәрде.
18 декабрь көнне Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә янгын чыкканда социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча укулар узды.
Билгеле булганча, картлыкта ризыклардагы файдалы матдәләр организм тарафыннан начаррак үзләштерелә, шуңа күрә өлкән яшьтәге кешеләргә витаминнар һәм минераллар җитми. Моны истә тотып, Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында меню төзүгә аерым игътибар бирелә. Учреждениенең медицина хезмәткәрләре ризыкларны витаминлаштыруны җентекләп үткәрергә тырышалар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Терроризм – ул кешелеккә һәм аерым һәр кешегә каршы җинаять. Террордан куркырга ярамый, чөнки курку астында яшәү бик авыр, әмма теләсә кайсы очракта уяу һәм сак булырга кирәк. Бу хакта Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә сөйләделәр.
Балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү максатларында Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре «Гаилә конференциясе» дип аталган торгызу медиациясе технологиясен гамәлгә кертәләр.
0 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр 5 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала алачаклар.