Кичә, 17 декабрьдә, социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хаҗарова Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары белән «Кулларны торгызыйк» дигән дәрес үткәрде. Чара кулларның хәрәкәте күләмен саклап калу һәм арттыруга, кулларының вак моторикасын яхшыртуга юнәлдерелгән иде.
Мәдинә Хаҗарова реабилитантларны зур буыннарның хәрәкәт итү функциясен, бармакларның активлыгын һәм тактик сизгерлекне торгызу өчен кулланыла торган тренажер белән таныштырды. Дәрес җиңелчә разминка белән башланып китте, аннары белгеч хәрәкәтләр күләмен арттыру, кул бармакларын бөгү һәм йомшарту, хәрәкәтчәнлек һәм хәрәкәтләрне координацияләү өчен төп күнегүләрне күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар тәкъдим ителгән күнегүләр комплексын бик теләп үтәделәр һәм гомуми физик халәтнең, кәефнең яхшыруын билгеләп үттеләр.