Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә балаларны өйрәтү һәм көнкүреш күнекмәләрен үстерү өчен социаль-көнкүреш адаптациясе бүлмәсе булдырылган. Биредә алынган күнекмәләр инвалид балаларга олы тормышта үзләрен ышанычлырак һәм мөстәкыйль хис итәргә ярдәм итәчәк.
17 декабрь көнне тәрбияче Л. В. Полуэктова белән бергә балалар социаль-көнкүреш юнәлешләре буенча ачык дәрестә үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. «Шеф-повар» Артемийның төгәл җитәкчелеге астында тернәкләнүчеләр тәмле ботка пешерделәр. Дәрестә кемдер ярмаларның чисталыгы, кемдер өстәл әзерләү өчен җавап бирде, кемдер әзерлек барышын күзәтте. Бердәм эштән соң балалар үзләре пешергән ботка белән сыйландылар.
