Министрлык инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары бүлеп бирү яки булдыру турында мәгълүмат бирү кирәклеге турында искә төшерә

2020 елның 18 декабре, җомга

1991 елның 19 апрелендәге 1032-1 номерлы «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Россия Федерациясе законының 25 статьясының 3 өлеше нигезендә, эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота буенча булдырылган я бүленгән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар, шул исәптән әлеге эш урыннары турында мәгълүмат булган локаль норматив актлар, инвалидны эшкә алу өчен квота турында мәгълүмат бирергә бурычлы.

Бу чаралар социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эш белән тәэмин итү өлкәсендә социаль яклау мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә, практикада аерым оешмалар тарафыннан закон һәм норматив база таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлә.

Агымдагы елның сентябрь аенда «Энергосервис» ҖЧҖ Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәгенә кирәкле мәгълүматны тапшырмаган. Буш урыннар һәм вакантлы вазыйфалар булу турында мәгълүмат шулай ук «Россиядә эш» порталында да урнаштырылмаган. Шул ук вакытта КИПиА буенча белгеч вакансиясе турында мәгълүмат «Авито» интернет-сервис сайтында һәм эш эзләү өчен башка сайтларда басылып чыккан.

11 декабрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы «Энергосервис» ҖЧҖне РФ КоАП 19.7 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар кылды.

Шуның белән бәйле рәвештә Министрлык инвалидларны халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эшкә урнаштыру өчен эш урыннары бүлеп бирү яки булдыру турында үз вакытында мәгълүмат бирү кирәклеге турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International