«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Демография» илкүләм проекты чараларын тормышка ашыру буенча киңәшмә узды

2020 елның 18 декабре, җомга

15 декабрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Караучы» («Сиделка») хезмәте күрсәтү буенча пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Караучылар хезмәтен булдыру өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында тормышка ашырыла торган төп юнәлешләрнең берсе булып тора.

Киңәшмәдә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Екатерина Савенкова һәм «Содействие» үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы вәкилләре: персонал белән эшләү буенча менеджер Татьяна Дятлова, менеджер Лилия Шәйхетдинова катнашты.

«Караучы» хезмәте Лениногорск шәһәрендә 2020 елның августыннан бирле күрсәтелә. Бүгенге көндә үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә яки тулысынча диярлек югалткан 18 өлкән яшьтәге кеше мондый ярдәмнән файдалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International