Әлмәттә 2021 елга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота буенча фикер алыштылар

2020 елның 18 декабре, җомга

16 нчы декабрь көнне Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «2021 нче елга инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау» дигән темага эш бирүчеләр белән киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә прокурор ярдәмчесе Гөлнара Гайсина, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов, «Юго-Восток» Әлмәт тернәкләндерү-җитештерү предприятиесе генераль директоры урынбасары Виктория Габдурахманова, шулай ук 30 дан артык эш бирүче катнашты.

Мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйт Насретдинов 2021 елга Әлмәт районында 75 инвалидны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнүен, социаль яклауга аеруча мохтаҗ 19 гражданны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары резервлануын сөйләде.

Прокурор ярдәмчесе Гөлнара Гайсина инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау буенча хокукый аспектларга тукталды.

Эш бирүчеләргә шулай ук эш урыннарын квоталау һәм резервлау кысаларында хисап мәгълүматларын тапшыруның ешлыгы, шулай ук гамәлгә ашырыла торган программалар турында да мәгълүмат бирелде. Мәсәлән, инвалидларны мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча эшкә урнаштырганда, эш бирүче хезмәт өчен түләү чыгымнары өчен компенсация ала ала.

Ахырда Виктория Габдурахманова эш бирүчеләргә «Юго-Восток» предприятиесенең эш урынын арендалау турында өч яклы килешү кысаларында инвалидларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге турында сөйләде.

Чараны үткәргәндә битлек режимы һәм социаль дистанция сакланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International