«Ышаныч» комплекслы үзәгендә «Хәтер шәме» социаль проектына йомгак ясадылар

2020 елның 18 декабре, җомга

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнарны тарихи хәтер һәм Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә хөрмәт кебек рухи-әхлакый категорияләр белән таныштырырга ярдәм итүче чаралар уздырдылар. «Иҗтимагый инициатива-2019» республика социаль проектлар конкурсында җиңүче булган «Хәтер шәме» социаль проектын тормышка ашыру аеруча әһәмиятле булды.

Проектта катнашучылар – социаль хезмәтләр алучы, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр. Эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге барышында алар үзләре өчен мөһим ачышлар ясадылар.

Проектка йомгак 11 декабрьдә ясалды. Балалар һәм аларның әниләре материал әзерләү вакытында килеп туган авырлыклар турында сөйләделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әниләрнең һәрберсе бу проектта катнашу балаларында рух көче, изге максатка ирешүдә үҗәтлек ныгуын билгеләп үтте.

Югары активлык һәм совет халкы тарихына битараф булмаган өчен катнашучылар «Ышаныч» үзәге директорының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, катнашучыларга сертификатлар, шулай ук «Безнең мирас» хәйрия фондыннан татлы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International