Кичә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр үз куллары белән гадәти булмаган Яңа ел букетлары ясадылар.
Хезмәт буенча инструктор Дина Тимофеева җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар чыршы уенчыкларыннан, күркәләрдән һәм чыршы ботакларыннан композицияләр ясадылар. Мондый букетлар, иҗади дәрестә катнашучылар сүзләренә караганда, бәйрәм чыршысына лаеклы альтернатива булырга мөмкин.
Хезмәт терапиясе буенча дәресләр эчке дөньяны ачарга, ял итәргә мөмкинлек бирә, кәефне күтәрә, бу исә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик мөһим.
