Балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси куркынычсызлыгын үстерү программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Кудряшова Наталья тарафыннан «Үз хокукларыңны яклыйк» дигән темага социаль хезмәт алучылар белән йомгаклау дәресе үткәрелгән.
«Һәр йортка Яңа ел» гомумроссия акциясе кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Югары Ослан районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Могҗиза фейерверкы» дигән музыкаль-күңел ачу программасы булып узган.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторлары Ирина Кожевникова һәм Ләйсән Суниева «Яңа ел могҗизалары» дигән темага төркемле дәрес уздырганнар.
Агымдагы елның 24 ноябреннән 10 декабренә кадәр Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәният үзәге инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында «Өмет юлы» – «Дорога надежды» иҗади онлайн-конкурсы үткәрде.
Чыршы бизәү Яңа елны бәйрәм итү традицияләренең берсе булып тора. Бәйрәм алдыннан Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга чыршы бизәргә булыштылар.
Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ел саен социаль хезмәт алучылар өчен яңа ел алды атмосферасы тудырырга тырышалар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау ведомствоара эшен оештуры кысаларында Теләче «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән кешеләр, күп балалы гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең өйләрен тикшерү эше уздырылды.
Кичә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яңа ел ишекләргә шакый!» тамашасы булып узды.