Югары Ослан районында «Һәр йортка Яңа ел» дигән акция узган

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

«Һәр йортка Яңа ел» гомумроссия акциясе кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Югары Ослан районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.

Иганәчелек ярдәме белән белгечләр балаларга татлы бүләкләр һәм Яңа Ел кәефе бүләк иттеләр. Чыршы тирәли саф һавада белгечләр һәм социаль хезмәтләр алучылар Яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Кыш бабай белән Кар Кызы балаларга сәламәтлек, укуларында уңышлар һәм яңа 2021 елда теләкләрнең тормышка ашуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International