«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен Зәй үзәк район хастаханәсенә китерү дәвам итә.
26 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» үзәгендә «Өй учагы җылысы» дип исемләнгән музыкаль-шигъри кичә узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
25нче декабрь көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшел хыяллар» дигән балалар иҗаты конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары чакырылган иде.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 2019 елдан башлап авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик караулар һәм скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кышкы чорда даими рәвештә чаңгы йөрешләре оештырыла. Балалар рәхәтләнеп чаңгыда шуу стильләрен үзләштерәләр. Кайбер балалар инде чаңгы шуа белә, икенчеләре беренче тапкыр чаңгыны үзләштерде.
«Көндезге тору бүлекләре эшчәнлеге шартларында интеллектуаль тайпылышлар булган инвалидларны социальләштерү» квалификациясен күтәрүнең агымдагы елда «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны, комплекслы реабилитацияләү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында планлаштырылган йомгаклау курсы 4 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр көндезге тору бүлекләре белгечләре өчен узды.
Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында «Дәүләт сатып алулары белән идарә итү» программасы буенча ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре өчен укулар оештырылды.
Яңа ел алдыннан һәркем үз йортын бизәргә, бәйрәм атмосферасы тудырырга тырыша. Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр бинаны матур итеп бизәргә һәм Яңа ел костюмнарын әзерләргә карар кылдылар.
2020 елның декабрь ахырында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Sunny town» – «Кояшлы шәһәрчек» проектын тормышка ашыру тәмамланды. Проект мөмкинлекләре чикле балаларның физик үсеше һәм сәламәтлеген ныгыту өчен, аларны иртә социаль адаптацияләү һәм тернәкләндерү өчен оптималь шартлар булдыруга юнәлтелгән.