Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ел саен социаль хезмәт алучылар өчен яңа ел алды атмосферасы тудырырга тырышалар.
Әле декабрь башында ук ун инвалид бала Кыш Бабайга самокатлар, конструкторлар, планшетлар, смартфон өчен чыбыксыз наушниклар, смарт-беләзекләр һ.б. бүләк итү үтенече белән хатлар яздылар. «Автоградбанк» ҖЧҖ һәм «Наше наследие» Хәйрия фонды Кыш бабайның ярдәмчеләре булдылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы бүләк иткән бүләкләр балаларга бик күп шатлык китерде.
Комплекслы үзәк карамагындагы балалар Яңа ел тамашаларын һәм спектакльләрен карау мөмкинлегенә ия булдылар. Шулай итеп, күпьеллык традиция буенча, балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар 16нчы номерлы «Огниво» балалар иҗаты үзәгендә Яңа ел интерактив тамашасында булдылар. Бу юлы алар спектакль геройлары белән бергә гадәти булмаган тәм-том – «салкын» джем әзерләгәннәр.
Балалар Курчак театрында һәм Татар драма театрында Яңа ел тамашаларында булдылар, анда спектакльләр ахырында алар өчен көтелмәгән һәм күңелле сюрприз булды – татлы бүләкләр бүләк ителде. Шәһәрнең Орган залында балалар игътибарына «Муха-цокотуха» музыкаль әкиятен тәкъдим иттеләр.