Чыршы бизәү Яңа елны бәйрәм итү традицияләренең берсе булып тора. Бәйрәм алдыннан Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга чыршы бизәргә булыштылар.
Бәйрәм йоласы социаль хезмәтләр алучыларның кәефен күтәрә, балачактан Яңа ел хатирәләрен уята. Картлар һәм инвалидларның психик-эмоциональ халәтен яхшыртуга ярдәм итә торган хатирәләр технологиясе эшкә керә.
Җылылыктан чыршы сумала, кар һәм салкын һава исен аңкый башлый. Бу ис турында истәлекләр йөзләрдә елмаю уята һәм йөрәкләрне җылыта.