«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы узды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Могҗиза фейерверкы» дигән музыкаль-күңел ачу программасы булып узган.

Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу тернәкләндерү үзәге карамагындагыларга күп шатлык бүләк итте. Көндезге бүлек социаль хезмәт алучылары барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар һәм вакытны күңелле үткәрделәр. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар Кыш Бабайдан татлы бүләкләр алдылар.

Чарада унике кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International