Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторлары Ирина Кожевникова һәм Ләйсән Суниева «Яңа ел могҗизалары» дигән темага төркемле дәрес уздырганнар.
Дәреснең максаты: вак моториканы һәм күзаллауны, иҗади сәләтләрне, рәсем ясау күнекмәләрен үстерү.
Дәрес башында инструкторлар балаларга аларның һәркайсы өчен «яңа ел могҗизасы» нәрсә булуы белән уртаклашырга тәкъдим иттеләр. Балалар рәхәтләнеп Кыш бабайдан нинди бүләк алырга теләүләре, алар белән нинди могҗизалар булуы һәм киләсе елда нинди могҗизалар көтүләре турында сөйләделәр.
Аннан соң балалар Яңа ел сыннарын буярга керештеләр. Дәрестә катнашучылар үзләренә җәнлекләр, Кар кызлары, кар бабайлары фигураларын сайладылар һәм рәхәтләнеп эшкә керештеләр. Иҗади процесс вакытында инструкторлар матур килеп чыксын өчен буяуларны ничек яхшырак кушырга кирәклеген күрсәттеләр, кече яшьтәге балаларга ярдәм иттеләп.
Балалар һәм өлкәннәр Яңа ел атмосферасына чумдылар. Ата-аналар белгечләргә кызыклы дәрес өчен рәхмәт белдерделәр. Катнашучылар үзләренең бизәкләреннән канәгать калдылар.