Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хокукый белем буенча дәрес уздырганнар

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси куркынычсызлыгын үстерү программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Кудряшова Наталья тарафыннан «Үз хокукларыңны яклыйк» дигән темага социаль хезмәт алучылар белән йомгаклау дәресе үткәрелгән.

Дәреснең максаты булып яшүсмерләрдә хокукый культура, гомумкешелек кыйммәтләрен формалаштыру, башка кешеләрнең хокукларына һәм ирекләренә хөрмәт тәрбияләү торды.

Очрашу яшүсмерләргә юридик көчнең азаюы тәртибендә норматив-хокукый документларны урнаштырырга кирәк булган күнегүдән башланды. Аннан соң балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналарының хокуклары һәм бурычлары турында Җинаять кодексының төп маддәләре буенча сораштыру үткәрелде. Моннан тыш, яшүсмерләргә «Сезнең җаваплылык хисе» тесты, «Сезнең караш» ситуацияләрне тикшерү күнегүе тәкъдим ителде.

Очрашу ахырында нәтиҗәләр ясалды: балаларның да, өлкәннәрнең дә хокуклары бар. Һәр граждан җәмгыять алдында үз бурычлары турында истә тотарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International