«Чишмә» комплекслы үзәге карамагындагы бала иҗади конкурста җиңү яулады

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның 24 ноябреннән 10 декабренә кадәр Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәният үзәге инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында «Өмет юлы» – «Дорога надежды» иҗади онлайн-конкурсы үткәрде.

Конкурс мөмкинлекләре чикле кешеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, җәмгыятьтә толерантлык, мәрхәмәтлек һәм социаль тигез хокук тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Конкурс читтән торып катнашу форматында узды. Конкурста катнашучылар видеоязмалар җибәрде, алар жюри тарафыннан бәяләнде.

Теләче «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре конкурсны оештуыручыларга катнашучыларны җәлеп итергә ярдәм итте.

Социаль хезмәтләр алучы Якупов Айрат Айдар улы «Сәнгатьнең башкару төрләре» номинациясендә катнашты һәм 1нче дәрәҗә лауреат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International