Кичә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яңа ел ишекләргә шакый!» тамашасы булып узды.
Интернат-йортта яшәүчеләр учреждениене Яңа ел мишурасы белән бизәделәр, чыршы куйдылар, ишегалдында кар бабай ясадылар.
Интернат-йортта яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән учреждение директоры Ланцова Г.А. һәм Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Шакирҗанов Д.А. котладылар.
Интернат-йорт хезмәткәрләре өлкәннәр өчен әкият персонажлары белән Яңа ел тамашасы әзерләгән иде. Котлаулар күңелле һәм кызыклы уеннар, җырлар, шигырьләр һәм әйлән-бәйлән белән үрелеп барды.
Өлкәннәр һәм инвалидлар күтәренке Яңа ел кәефе алдылар. Чара Яңа 2021 елда иминлек, чәчәк ату һәм уңышлар теләп тәмамланды.