Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтарды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының дүрт оешмасында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәренең «Прометей плюс Төзелеш подрядчысы» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдында 57 мең сумлык бурычны каплаган.

Яр Чаллы шәһәренең «РСК-Консалтинг» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә, 31,6 мең сум түләп, бурычны кайтарган.

Казан шәһәренең «Квартал – комфорт» ИК ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдында 53 мең сумлык бурычны каплаган.

Саба районының «СмартИнжиниринг» ҖЧҖ, 52 мең сум түләп, 1 хезмәткәр алдында исәп-хисап тоткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International