ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

20 гыйнварда Балык Бистәсе муниципаль районында Күки һәм Яңа Арыш авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

19 гыйнварда Яшел Үзән районында имин булмаган гаиләләрдәге хәлләрне контрольдә тоту, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү максатыннан социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейд үткәрелде. 

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналар белән эшләүдә төрле эш формаларын актив кулланалар: семинарлар, тренинглар, уртак кичәләр һәм бәйрәмнәр, иҗади конкурслар, балалар-ата-аналар эшләре күргәзмәләре һ.б. Шул ук вакытта үзара хезмәттәшлекнең иң актив формасы булып ата-аналар өчен мәктәп утырышлары кала.

«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә яшәүче, өч балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләгә һәм Печище авыл җирлегендә яшәүче, ике балигъ булмаган баласы булган гаиләгә сигнал карталары килеп иреште.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова берничә ел инде социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә хатирәләр терапиясен куллана. Өлкән буын вәкилләре арасында ретро-сәяхәт, ретро-концерт, ретро-фильм кебек дәресләр популяр.

«Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр турында сөйләшик» дигән дәрес үткәрде. Гаилә эчендә микроклиматны уңай якка үзгәртүгә багышланган  дәрестә социаль тәэмин итүдә торучы хатын-кызлар катнашты.

Гаризалар 2021 елның 22 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр кабул ителә.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 3 787 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 500 кешегә кимрәк.

2021 елның 20 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 35 610 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 308 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,76 % тәшкил итә.

Кышның үз кагыйдәләре: һава торышы буенча киенергә, торакны җылыту турында кайгыртырга, ишегалларындагы карны көрәргә. Әгәр кемдер салкын иртәдә көрәк тотып эшләүдән ләззәт алса, өлкән кешеләр һәм инвалидлар өчен бу, һичшиксез, авыр эш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International