Бүген 2021 нче елда беренче тапкыр «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренең Югары Ослан үзәк район хастаханәсе вәкилләре белән очрашуы булып узды.
Бәйрәмнең икенче исеме – Халыкара кышкы спорт төрләре көне, һәм ул гыйнварның бер якшәмбесендә, Халыкара чаңгы спорты федерациясе инициативасы белән билгеләп үтелә.
«Парк ретриты» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 21 гыйнварда «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова скандинавия йөреше буенча дәрес үткәрде.
19 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова, «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән бергә, балалар өчен «Чыршы белән саубуллашу» дигән чара оештырдылар.
Өлкән кешеләр янгын куркынычына аеруча дучар. Бу категория гражданнарның физик, акыл һәм эмоциональ хәле начараю сәбәпле, янгын профилактикасы өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләгәндә төп бурычларның берсе булып тора.
20 гыйнвар көнне Зәй районының «Космос» яшьләр үзәгендә интернет-бәйлелеккә каршы көрәшкә багышланган ведомствоара «Оffline» чарасы узды. Очрашуда «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучылар катнашты.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре көн саен социаль хезмәтләр алучыларны тикшерәләр. Бу яшәүчене карау һәм сораштырудан башлана.
«Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында 19 нчы гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Ландыш Зарипова һәм Наталья Емельянова «Тегү эше белән танышу» дигән чара уздырдылар.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган театральләштерелгән тамаша оештырдылар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.