«Веста» үзәгендә «Якын кешеләр» клубында очрашу узды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр турында сөйләшик» дигән дәрес үткәрде. Гаилә эчендә микроклиматны уңай якка үзгәртүгә багышланган  дәрестә социаль тәэмин итүдә торучы хатын-кызлар катнашты.

Дәрес башында психолог катнашучыларга «Уңышлы йорт» уенын тәкъдим итте, ә аннары алар «Агач белән тамырлар», «Туганнар», «Йорт төзү», «Гаилә» күнегүләрен үтәделәр. Бу биремнәр кешенең үзеннән-үзе генә түгел, ә мөнәсәбәтләр системасында булуын аңларга мөмкинлек бирде. Катнашучылар шулай ук «Пәрәвез» трансформацион психологик уенын да уйнадылар, ул үз гаилә әгъзалары белән еллар дәвамында эшләнгән үз-үзеңне тоту стереотипын аңларга һәм үзгәртергә мөмкинлек бирә.

«Кызыклы-файдалы» йомгаклау түгәрәгендә ачыкланганча, «Пәрәвез» күнегүе хатын-кызларны үз-үзләре, якын кешеләр арасында үз урыны, максатлары һәм теләкләре турында җитди уйланырга мәҗбүр итте, шулай ук эчке дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International