20 гыйнварда Балык Бистәсе муниципаль районында Күки һәм Яңа Арыш авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
Авыл җирлекләре башлыклары 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясадылар, киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләделәр.