Татарстан моношәһәрләрендә эшсезләр саны 1 102 кешегә кимегән

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 3 787 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 500 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 20 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 912, 808, 100, 2 524, 260 һәм 302 эшсез кеше исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International