19 гыйнварда Яшел Үзән районында имин булмаган гаиләләрдәге хәлләрне контрольдә тоту, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү максатыннан социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейд үткәрелде. Рейдта халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең өлкән инспекторы, «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм мәгариф учреждениесе вәкиле катнашты.
Комиссия әгъзалары ата-аналар белән балигъ булмаган балаларны тәрбияләгән өчен җаваплылык, спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллануга юл куймау, лаеклы яшәү рәвешен алып бару кирәклеге, балаларның урамда һәм өйдә куркынычсыз тоту турында индивидуаль әңгәмәләр үткәрделәр.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече 12 гражданга мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе һәм шартлары, эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә үзмәшгульлек, җәмәгать эшләрен оештыру, 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру һәм һөнәри укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.
Мондый рейдларның максаты гаилә иминлегенең сәбәпләрен ачыклау гына түгел, ә әти-әниләрнең дөрес юлга басуларын күзәтү, ә кирәк очракта гаиләгә үз вакытында ярдәм күрсәтү дә .