Кышның үз кагыйдәләре: һава торышы буенча киенергә, торакны җылыту турында кайгыртырга, ишегалларындагы карны көрәргә. Әгәр кемдер салкын иртәдә көрәк тотып эшләүдән ләззәт алса, өлкән кешеләр һәм инвалидлар өчен бу, һичшиксез, авыр эш.
Күп кар яву сәбәпле, гыйнвар Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре һәм хезмәт алучылары өчен чын сынау булды. Кар чистарту һәм түбә кыекларындагы боз сөңгеләрен вату өчен бригадалар оештырылды. Алар өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хезмәт алучыларга йорт яны территориясен кардан арындырырга һәм өйгә киртәләрсез керү өчен сукмаклар салдылар.
