Эш бирүчеләр республика халкына 48 меңнән артык вакансия тәкъдим итә

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 20 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 35 610 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 308 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,76 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 48 113 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 9 528 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,74 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 479 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 28 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International