Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова берничә ел инде социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә хатирәләр терапиясен куллана. Өлкән буын вәкилләре арасында ретро-сәяхәт, ретро-концерт, ретро-фильм кебек дәресләр популяр.
Мондый форматтагы чаралар ялгызлыкны профилактикалау, өлкән яшьтәге кешеләрне депрессиядән дәвалау, аларның социаль активлыгын озайту максатыннан үткәрелә. Дәресләр индивидуаль рәвештә дә, төркемнәрдә дә уза.
18 гыйнварда композитор Раймонд Паулсның иҗатын яхшы белүчеләр маэстро язган танылган хитларны һәм шлягерларны искә төшерделәр һәм башкардылар. Музыкаль кичәнең исеме дә шундый булды – «На вернисаже, как-то раз…». Чара катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр китерде.