«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә яшәүче, өч балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләгә һәм Печище авыл җирлегендә яшәүче, ике балигъ булмаган баласы булган гаиләгә сигнал карталары килеп иреште.
Сигналлар буенча әлеге гаиләләргә комиссия чыкты. Анда «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина да керде.
Күчмә чара барышында балигъ булмаганнарның яшәү-көнкүреш шартлары тикшерелде, ата-аналар бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен ата-аналарның җаваплылыгы турында хокукый мәгълүмат бирелде. Балаларның имин яшәү шартларын булдыру максатыннан, ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, тематик белешмәлекләр тапшырылды. Шулай ук гаиләләр Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышына чакырылды.