ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова «Яңа коронавирус инфекциясен һәм туңдыруларны профилактикалау» темасына әңгәмә үткәрде. Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларга Covid-19 һәм шәхси куркынычсызлык чаралары турында мәгълүмат бирү, шулай ук туңуны профилактикалау турында искәртү.

Татарстан Республикасында торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары комплексы каралган. Федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә субсидияләр-ташламалар гражданнарның аерым категорияләренә бирелә.

Бөгелмә «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 нче елның гыйнварыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен көндезге тору кабинеты эше оештырылган, биредә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары һәм социаль педагоглары эшли. Очрашулар атнага ике тапкыр расланган график буенча уза.

«Умка» мөмкинлекләре чикле балалар өчен клуб программасы кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Дус булыйк!» дигән төркемле дәрес үткәрде. Аның максаты – мөмкинлекләре чикле балаларның социаль адаптациясенә, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыруына ярдәм итү.

19 нчы гыйнвар көнне Алабуга муниципаль районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Чукындыру киче» дигән танып-белү дәресе үткәрелде. Чараның максаты үсеп килүче буынны рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру иде.


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Узган елның декабрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «Балаларда көч» тернәкләндерү үзәгендә булды. «Мобиль ярдәм» проектын уңышлы һәм нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен, ул үзәккә 9 урынлы Ford микроавтобусы бүләк итте.

18 гыйнвар көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү башланды.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Минем җәнлегем – йолдыз» муниципаль интернет-конкурсында катнаштылар. Бәйгенең төп герое ташбака Яшма булды.

Гаризалар 2021 елның 22 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр кабул ителә.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек мәдәни оештыручысы Людмила Пинчук «Көн режимы» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Чарада җиде социаль хезмәт алучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International