Ата-аналар өчен мәктәп утырышлары үз нәтиҗәлелеген күрсәтә

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналар белән эшләүдә төрле эш формаларын актив кулланалар: семинарлар, тренинглар, уртак кичәләр һәм бәйрәмнәр, иҗади конкурслар, балалар-ата-аналар эшләре күргәзмәләре һ.б. Шул ук вакытта үзара хезмәттәшлекнең иң актив формасы булып ата-аналар өчен мәктәп утырышлары кала.

Шундый чараларның берсе бүген тернәкләндерү үзәгенең актлар залында узды. Утырышта 25 әти-әни катнашты. Утырыш программасы педагог-психолог Г. П. Сәлимованың балалар беләнөй шартларында эшләү өчен практик киңәшләрен һәм балаларның сенсор интеграциясе бозылулары белән эшләү өчен конкрет күнегүләр, тәрбияче Л. В. Полуэктованың кулларның вак моторикасын үстерү буенча мастер-классын үз эченә алган иде. Өстәмә рәвештә ата-аналар туп белән нейропсихологик уеннар оештыру буенча белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International