Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, 2020 елдан «Компьютер ликбезы» технологиясе гамәлгә ашырыла. Чаралар хезмәт алучылар белән өйдә, планшетлар һәм социаль хезмәткәрләрнең кәрәзле телефоннары ярдәмендә үткәрелә. Бирегә Интернеттан файдалануга өйрәтү, компьютер грамоталылыгын арттыру, интернет-аралашу дәресләре, гражданнарны онлайн-түләүләргә өйрәтү керә.
Бүген Кукмарада яшәүче өч өлкән яшьтәге кеше өчен белгечләр тематик кино күрсәтү оештырдылар. Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында социаль хезмәт алучыларга «И туган тел...» һәм «День родного языка» фильмнары күрсәтелде.