«Игелек маршрутлары» Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү һәм социаль-иҗади тернәкләндерү үзәге» АКБО IV Республика яшьләр чиксез талантлар фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануын игълан итте. Бу 14 яшьтән алып 35 яшькәчә инвалидлыгы булган һәм сәламәт яшьләр өчен инклюзив проект.
Проект ТР Министрлар Кабинеты гранты акчасына тормышка ашырыла һәм Татарстан районнарының инвалидлыгы булган яшьләренең, инклюзив яшьләр иҗат һәм спорт коллективларының иҗади активлыгын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Фестиваль 3 этапта узачак: сайлап алу, зона һәм йомгаклау этабы.
Фестиваль турында Нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин >>.