«Шәфкать» үзәге карамагындагыларны хәрби һөнәрләр белән таныштырдылар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен «Хәрби һөнәрләр» дигән темага танып-белү дәресе уздырдылар.

Балалар тематик презентация карадылар, аннан соң сорауларга актив җавап бирделәр. «Дөрес җавап сайла» биреме алган белемнәрен ныгытырга, ә «Баш мие штурмы» уены хәрби һөнәрләрнең уңай һәм тискәре якларын ачыкларга ярдәм итте.

Белгечләр сүзләренә караганда, үткәрелгән дәрес белем бирү һәм тәрбия юнәлешенә ия, чөнки балаларда гражданлык позициясе һәм өлкән буынга карата хөрмәт формалаштыруга, шулай ук әйләнә-тирә мохит турында белемнәрне киңәйтүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International