«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә хайваннар дөньясына сакчыл караш тәрбиялиләр

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Кыш – күп кенә кошлар һәм җәнлекләр өчен җитди сынау вакыты. Бу хакта 10 нчы февраль көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә музыкаль җитәкче Е. Н. Гыйниатуллина сөйләде. Балаларда хайваннарга карата мәрхәмәтлек һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, белгеч «Кошлар һәм җәнлекләр кыш көне» дигән чара үткәрде.

Педагог балаларга кошлар һәм җәнлекләрне ни өчен ашатырга кирәклеге, аларның паркларга һәм урманнарга нинди файда китерүләре турында сөйләде, үз куллары белән нинди җимлекләр ясарга мөмкин булуын күрсәтте. Балалар үзләре кул астындагы материаллардан җимлекләр ясадылар, аларны ашлык белән тутырдылар һәм урамда йөргән вакытта агач ботакларына элеп куярга булдылар. Файдалы эш башкарганнан соң, балалар алга таба да игелекле гамәлләр кылырга көч һәм теләк тойдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International