Ел башыннан Югары Ослан районының 114 кешесе «Демография» илкүләм проекты кысаларында медицина учреждениеләренә китерелде

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 18 гыйнварыннан республиканың Югары Ослан муниципаль районында диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре узу өчен 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эше яңартылды. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында үткәрелә торган чараларның максаты – үлем һәм инвалидлыкның төп сәбәбе булган иң куркыныч авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау.

10 февральгә «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан районның медицина оешмаларына 114 авыл кешесе китерелгән инде. Чаралар фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр тарафыннан башкарыла. Медицина тикшерүе узучы барлык гражданнар алдан ук кузгалып китү урыны һәм вакыты турында кисәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International