Кичә, 10 февраль көнне, Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләрен алучылар өчен яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация башланды.
Прививка ясатыр алдыннан, пациентларны гомуми практика табибы карап чыкты, кирәкле документлар имзаланды. Вакцинациядән соң социаль хезмәт алучыларга белешмәлекләр тапшырдылар, анда прививкадан соң нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеге турында язылган.
