Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләү юнәлешләренең берсе – уен терапиясе.
10 февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова 12 нче социаль участокта «Кышын кошларны ашат» акциясе үткәрде. Чара «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә оештырылды.
Менталь үсеш үзенчәлекләре булган бала тәрбияләнгән гаиләнең үз мәшәкатьләре. Балалар үсә, аларның киләчәге турында борчулар әти-әниләренең барлык уй-фикерләрен ала.
Зәй муниципаль районында диспансерлаштыру үткәрү өчен медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын китерү дәвам итә. Чаралар «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсуслаштырылган автомобилен кулланып оештырыла.
11 февраль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кызыклы танып-белү чарасы узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова мастер-класс үткәрде. Чараның максаты социаль хезмәт алучыларның иҗади сәләтләрен үстерү иде.
12 февральдә Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Нурсил Шәймәрданов «Үз кулларың белән антенна ясау» дигән темага дәрес үткәрде. Чара Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган иде.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Социаль куркыныч хәлдә булган яшүсмерләр белән эшләү үзенчәлекләре» дигән темага яшьләр яшүсмерләр клублары җитәкчеләре белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.
Бүген Баулыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча «Мин булдырам» автоном коммерциячел булмаган оешмасында булып кайтты. Чарада шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.