Мөмкинлекләре чикле кешеләрне социаль тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасында алга таба хезмәттәшлек итү өчен контактлар җайга салу максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Мурманск делегациясе булып китте.
Кунаклар арасында «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев, «Валентина-плюс» яшь инвалидлар, аларның законлы вәкилләре, балачактан инвалидлар клубының Мурманск өлкәсе яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Ермоленко һәм «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галеев бар иде. Очрашу кысаларында тәҗрибә уртаклашу һәм уртак социаль проектларны гамәлгә ашыру максаты белән хезмәттәшлек перспективасы турында фикер алыштылар.