Тукай районында булачак әниләр өчен гамәли дәресләр уздыралар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 10 февральдә Тукай үзәк район хастаханәсе базасында «Баланың ана карынында үсеше» дигән темага гамәли дәрес узды. Әлеге чараны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова үткәрде.

Йөкле хатын-кызлар өчен практик дәрес җаваплы аналыкны формалаштыруга, бала белән эмоциональ бәйләнешне җайга салуга юнәлтелгән иде. Чараның төп бурычлары: йөклелек вакытында бала белән аралашуның вариативлыгын киңәйтү, психоэмоциональ халәтне тотрыкландыру.

Әлеге чарада сигез йөкле хатын-кыз катнашты. Психолог аларга ана көндәлеге алып барырга тәкъдим итте, бала белән аралашу ысулы белән таныштырды, «Сабый белән аралашу тылсымы» дигән релаксация үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча йөкле хатын-кызлар тынычланды һәм уңай хисләр тойды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International