Арчаның «Өмет чаткысы» балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән аңлату эшләре алып барыла.
10 нчы февраль көнне «Һәркем терроризмга каршы!» дигән танып-белү дәресе үткәрелде. Балаларга терроризм һәм экстремизм сүзләренең нәрсә аңлатканын, шикле әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар.
Балаларда терроризмга каршы аң формалаштыру буенча профилактик эш кысаларында балаларга видеоматериал күрсәтелде. Терактларда һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә үзәк карамагындагылар тынычлык символы – күгәрчен рәсемнәре ясадылар.
Тәрбиячеләр Филсинә Гарәфиева һәм Алия Сабирова сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек, гадәттән тыш хәлләргә әзерлек тәрбияли, аларнын иҗади сәләтләрен үстерә.