ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2021 ел
шимбә

Кичә, 19 февраль көнне, Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Яраткан әкият персонажын яса» дип исемләнгән арт-терапия дәресендә катнаштылар. Онлайн-чара «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре һәм Буа ветеринария техникумының волонтерлык хәрәкәте яшьләре Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Михайлович Панцыревны бәйрәм белән котладылар.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм «Ветеран белән якшәмбе көне социаль проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Н. Е. Мурзаева һәм Е. Н. Таранова Бөек Ватан сугышы инвалиды Иван Николаевич Авдонин янына барып кайттылар. Комплекслы үзәк белгечләренә шулай ук мәктәп укучысы-волонтер Елизавета Макарова да кушылды.


19
февраль, 2021 ел
җомга

Һөнәри компетенцияләрне арттыру һәм методик ярдәм күрсәтү максатыннан 10 нчы февральдән 10 нчы мартка кадәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә стационар учреждениеләрнең социаль эш буенча белгечләре һәм җитәкчеләре өчен зональ киңәшмәләр үткәрә.

Шушы көннәрдә 7 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Бурычсыз хокук юк» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән чарада алты балигъ булмаган бала катнашты.

Бүген Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең столяр остаханәсендә кошлар өчен җимлекләр ясау буенча ачык дәрес узды. Мондый чаралар хезмәткә сакчыл караш һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияли.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт викторинасы узды. Чараны дәвалау физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова оештырды һәм үткәрде.

18 февраль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә агротерапия дәресе узды.

Кичә Түбән Кама муниципаль районына эшлекле сәфәр кысаларында министр Эльмира Зарипова Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булып кайтты.

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль проекты кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм Карина исемле волонтер тыл хезмәтчәне Анна Ивановна Сергеева янына барып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International