«Изгелек» үзәгендә спорт викторинасы узды

2021 елның 19 феврале, җомга

Ватанны саклаучылар көне алдыннан бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт викторинасы узды. Чараны дәвалау физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова оештырды һәм үткәрде.

Чара барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлаудан башланды. Викторинада ике команда катнашты: «Зәңгәр беретлар» һәм «Моряклар». Катнашучылар бик күп кызыклы биремнәр үтәделәр, каршылыклар юлын уздылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International