Буа районы волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераны янына барып кайттылар

2021 елның 20 феврале, шимбә

Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре һәм Буа ветеринария техникумының волонтерлык хәрәкәте яшьләре Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Михайлович Панцыревны бәйрәм белән котладылар.

Ветеран волонтерларны шатланып каршы алды, аларга үз медальләрен күрсәтте һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде. Волонтерлар Дмитрий Михайловичка открытка тапшырдылар, ә егетләрнең берсе «Офицеры» җырын башкарды. Ветеран рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм яшь кунакларга кыйммәтле киңәшләрен бирде.

Яшьләрнең мондый акцияләрдә катнашуы әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбиянең мөһим элементы булып тора, дип саный чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International